Быел районыбызның 51 гаиләсе юбилей даталарын – ярты гасыр һәм аннан да озаграк бергә яшәүләрен билгеләп үтә. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, район мәдәният йортында 50, 55 һәм 60 ел бергә яшәгән гаиләләрне хөрмәтләделәр.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге, Игорь Жан улы һәм Людмила Александр кызы Шинкорук гаиләсендә, 11 нче бала тууын теркәде. Аларның уллары Данила туды.
2019 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яшьлек укучыларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Тантана Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган иде.
29 октябрь көнне Бөгелмә муниципаль районыннан Валя Семеновна һәм Владимир Яковлевич Высоцкийлар алтын юбилейлары уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Моннан нәкъ 50 ел элек яшьләр бер-берсенә тугры булырга дип ант бирәләр. Ә бу вакыйга Төркмәнстанда, «Җиде бертуган» атаклы чинарында була. Бу көнне алар әле дә хәтерлиләр.
29 октябрь көнне Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә район башкарма комитеты хезмәткәрләре «Көчле команда» тренингында катнаштылар. Әлеге чарада ГХАТ Идарәсенең баш белгече Нуриева Р.Ф. та катнашты.
2019 елның 29 октяберендә Буа районында җирле идәрәсе «Бердәм Россия» партиясенең 30-нче конференциясендә Буа ГХАТ бүлеге җитәкчесе Эльвира Шагалиева катнашты.
2019 елның 29 октябрендә Биектау районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 300 бала тууы теркәлде. Мәдинә исемле сабый Хабибуллиннар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә.
Бүген Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 150 нче сабый теркәлде. Дима – яшь әнинең дүртенче баласы.
Октябрь аенда туй сынамышлары яшьләргә, теләсә нинди кыенлыкларда да чыдарлык, бәхетле, ныклы никах вәгъдә итә. Бу айда өйләнешүчеләр, мәхәббәт һәм үзара аңлашуга нигезләнгән, нык, озын гомерле гаилә коралар. Көз көне язылышу, парларга шатлык китерер дип санала.
Алтын юбилей-ул узган еллар өчен чын бүләк. Тормыштан мондый бүләкне бары тик бергә араны узган ир белән хатын гына ала ала ала, барлык шатлык-куанычлар, барысы да очып китү һәм төшү. Ермолаевлар гаиләсе бергә гомер итүләренең 50 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Анатолий Васильевичны һәм Галина Алексеевнаны котларга балалары һәм оныклары килде.