7 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2019 ел башыннан алып 700нче сабый тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Елена Владимировна һәм Андрей Александрович Сергушевлар гаиләсендә булды. Бәхетле гаиләдә 2019 елның 23 октябрендә Стефания исемле күптән көтелгән кыз туды.
Бәхетле ата-аналарга беренче документ - туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.