2019 елның 7 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Хайруллиннар гаиләсенең алтын туй тантанасы булып узды.
Юбилярлар әле дә танышу тарихын хәтерлиләр. Яшь егет Насим Түбән Камага комсомол юлламасы буенча эшкә килгән. Нурияне шунда ук күреп ала. Нәсим янә Нурияне күрде һәм ул аны биергә чакырды. 1969 елның 6 ноябрендә Түбән Кама ГХАТ бюросында яшь матур гаилә теркәлде.
50 елдан соң да алар бер – берсенә карата иң назлы хис-тойгыларын китерә, Раушан һәм Ләйсән балаларына мәхәббәт һәм хөрмәт хисләрен җиткерә алдылар. Хәзер инде әби-бабай, Нәсим Әхмәтбай улы һәм Нурия Кыям кызы өч оныклары уңышларына сөенеп яшиләр.
Тантанада юбилярлар адресына бик күп җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады. Теләкләргә ГХАТ идарәсе белгечләре дә кушылды. Алар юбилярларга Мактаулы акт һәм «Түбән Кама хатын-кызлары» исеменнән котлау хаты тапшырдылар.