2019 нчы елның 28 нче октябрь көнендə Түбəн Кама шəһəренең 150 меңенче баласы Данияр туган көнен билгели.
2019 нчы елның 28 нче октябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре «Гаилə һəм яшьлəр» дип исемлəнгəн яңа проект кысасында В.Г. Тимирясов исемендəге Казан инновацион университетының Түбəн Кама шəһəрендəге филиалында булып кайттылар.
2019 елның 28 октябрендә танатаналы рәвештә кияү кәләшкә тәгъдим ясады. Унай жавап алгач, ярәшу йоласы буенча, никах көне сайланды. Яшь парларга туйга чакыру тапшырылды, шулай ук электрон рәвештә гариза бирү тәртипләре аңлатылды.
Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә ветераннар һәм яшь парлар «Яратучы йөрәкләрдән изге эшләр» акциясендә даими рәвештә һәм бик теләп катнашалар.
Түземсезлек белән көткән кечкенә кешенең тууы - бу тормышта иң могҗизалы мизгел… 2019 елның 25 октябрендә Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсендә 2019 елда туган 5555 нче сабыйны теркәделәр. Ул-Сергей һәм Екатерина Крайс гаиләсендә Мирон.
25 октябрь конне район Советы hэм Башкарма комитеты хезмэткэрлэре Ык ял зонасында урнашкан Мэхэббэт утравында hэм анын янэшэсендэге Гаилэ аланында агачлар утыртты. Килэчэктэ бу урын яшь парларнын яраткан урынына эйлэнер дип ометлэнэбез.
27 октябрь көнне Балтач районы Әтнә авыл клубында «Без спорт сөюче гаилә» дип исемләнгән спорт эстафетасы үткәрелде. Яшь гаиләләр өчен спорт бәйрәме оешкан төстә утте. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелде.
2019 елның 26 октябрендә Югары Ослан муниципаль районының Вахитов авыл җирлегендә 50 ел бергә гомер иткән Гатиннар гаиләсен Гомәр улы Ринат һәм Гәрәй кызы Мәриямны алтын туйлары белән котлау тантанасы булып узды. Алтын туй-50 ел дәвамында гаилә мөнәсәбәтләре кору буенча авыр хезмәт нәтиҗәсе дә ул! Гатиннар гаиләсе лаеклы хезмәт юлы үткән. Бу гаиләдә һәрвакыт ата-аналар һәм балалар арасында үзара аңлашу, ярдәмчеллек һәм ихтирамлы мөнәсәбәт. Бу парлар авыл халкы арасында хөрмәткә лаек һәм хаклы рәвештә яшь гаиләләргә үрнәк булып тора.
2019 нче елның 26 октябрь көнне Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парны котладылар. Бәйрәмгә 60 ел бергә гомер кичерүче Хисамиевлар Кафил Кыям улы һәм Хәмдия Сабир кызы гаиләсе чакырылган иде.
Баласыз дөнья – өмет һәм киләчәксез дөнья. Балалар һәр йортка бәхет һәм шатлык алып киләләр, әти-әниләрнең тормышын җылылык һәм яктылык белән тулыландыралар. 21-25 нче октябрь көннәрендә Әгерҗе бала тудыру йортыннан дүрт күпбалалы гаилә чыгарылды.