Кадерле дуслар!
Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлауларны кабул итегез!
Әлеге бәйрәмнәрнең һәрберсе бердәмлек, гражданлык активлыгы һәм җаваплылык идеяләрен үз эченә ала. Илебезнең һәм республикабызның дәүләти һәм иҗтимагый төзелеш нигезендә гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклауга, традицион милли-мәдәни һәм гаилә кыйммәтләрен саклауга зур роль бирелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе коллективы исеменнән Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек телим! Бу бәйрәм көннәре һәр йортка тынычлык китерсен, аралашу, яңа гаилә берлекләре булдыру, бала табу һәм аларны тәрбияләү өчен мөмкинлекләр тудырсын. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле татарстанлылар!
Идарә Башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина