Агымдагы елның октябрь аенда Мамадыш ГХАТ булегендә 2 туу очрагы теркәлгән: елның унынчы ае районыбызга 10 малай һәм 10 кыз бүләк итте. Туган сабыйларның тугызы – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, тугызы – икенче, 1 бала – өченче, 1 бала – дүртенче булып аваз салган. Иң яшь әнигә 20, ә иң яшь әтигә 18 тулган. Иң өлкән әнигә 40, иң өлкән әтигә – 42яшь.
Кызганыч, ләкин районыбызда үткән айда 56 кеше вафат булган: 25 ир-ат һәм 31 хатын-кыз.
Гаилә коручылар һәм аерылышучыларның саны бертигез, уникешәр. Иң яшь кәләшкә – 18, иң яшь кияүгә 21 тулган. Иң өлкән кәләшкә – 58, иң өлкән кияү 52 яшендә .