Әгерҗе ЗАГС бүлегендә айның беренче көнендә дүрт баланың тууы теркәлде

2019 елның 2 ноябре, шимбә

Татарстан  Республикасы  Әгерҗе  муниципаль  районы башкарма комитеты  ЗАГС  бүлегендә  1 нче  ноябрь  көнне  4 нәнинең – Ранель, Кирилл, Айдар һәм  Ренальнең  тууы  теркәлде. Ике  бала  гаиләдә - беренче, калганнары  икенче  һәм  өченче  булып  тудылар.

ЗАГС  бүлеге  җитәкчесе  яңа  туган  нәниләрнең  әти-әниләренә  тәүге документ -  туу  турында  таныклыкны  тапшырды  һәм  бала  тугач  бер  тапкыр  бирелә  торган  акчалата  түләү, икенче  бала  дөньяга  килгәч  тапшырыла  торган  ана  капиталын  алу  хокукы  белән  тапшырды.  Шулай  ук  өченче  бала  тугач,  гаиләнең  күпбалалы  статусын алуы  турында  да  искәртеп  үтте. 

ЗАГС  бүлеге  җитәкчесе  Әгерҗе   муниципаль  районы башлыгы  Макаров  В.В.  исеменнән  һәрбер  гаиләне  шундый  күңелле  вакыйга  белән  тәбрик итте,  нәниләрнең  сау-сәламәт  булып  үсүләрен  һәм  аларның  әти-әниләренә тигезлек,  бәхетле  тормыш  теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International