Әлки районы ЗАГС бүлегендә октябрьдә яңа туган 9 бала теркәлгән

2019 елның 3 ноябре, якшәмбе

Район ЗАГС бүлегендә октябрьдә дөньяга килгән 9 бәби теркәлгән. Ә ел башыннан бирле 94 бала исеменә туу турында таныклык бирелгән. Узган айда 6 пар никахлашкан, елның ун аенда исә 76 гаилә төзелгән.

Октябрьдә 3 пар аерылышкан, ел башыннан 37 гаилә таркалган. Ни аяныч, үткән айда 29 райондашыбыз  (ел башыннан – 221) арабыздан киткән.

Чагыштыру өчен: 2018 елның октябрендә яңа туган 10 бала (ел башыннан 124) исәпкә алынган, 6 пар (71) өйләнешкән, 2 пар (39) араларын өзгән, 30 кеше (247) бакыйлыкка күчкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International