Арифьевларның алтын юбилее

2019 елның 6 ноябре, чәршәмбе

 Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан, 2019 елның 5 ноябрендә, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараеның әйдәп баручы белгече Танчулпан Гайнетдинова «алтын» юбилярларны – Арифьевларны 50 ел бергә гомер итүләре белән котлады.

 Ил горурлыгы-Камаз заводы төзелеше – бөтен илдән республикабызга төрле халыкларны җыйды, аларның язмышларын берләштерде. Михаил Григорьевич һәм Галина Петровна да искәрмә түгел. Алар үз туган якларында Владимир шәһәрендә, биюләрдә таныштылар.Озак уйламыйча, өйләнештек. Арифьевлар гаиләсе 1975 елда автокалага күчә. Михаил Григорьевич термообработчик, Галина Петровна – оператор булып эшләгән. Арифьевларның ике кызы бар, әмма иң зур һәм күптән көтелгән бәхет-оныклары-игезәкләр Макар һәм Лиза туу.

 Хөрмәтле Михаил Григорьевич, Галина Петровна!Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм озын гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International