Татарстан Конституциясе көне уңаеннан тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

5 ноябрьдә район туган якны өйрәнү музеенда узган әлеге чара Татарстан Конституциясе көне уңаеннан оештырылды. «Бердәм Россия» партиясе региональ башкарма комитетының җитәкче урынбасары Светлана Гыйниятуллина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район эчке эшләр бүлегенең миграция хезмәте җитәкчесе Гөлназ Хәбибуллина яшьләргә паспортлар тапшырды.

Шулай ук яшь апаслыларны музей директоры Рәмис Ногманов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина, «Бердәм Россия» партиясенең Апас җирле бүлеге җитәкчесе Румия Идрисова котап, матур теләкләрен җиткерделәр.
Егет-кызлар тантанага әти-әниләре, якыннары белән килгән иде. Алар паспортның тарихы, беренче үрнәкләре, куллану кагыйдәләре белән таныштылар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре иң матур, патриотик җырларын яңгыратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International