5 ноябрь көнне, Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан, Сарман районы Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды.
Бу көнне унбер укучы Россия Федерациясе паспортларын алды. Россия Федерациясе гражданины паспортын алу-ул яшьләр тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Бу факт яшь гражданнар өчен олылык һәм мөстәкыйльлекнең башы булып тора. Әлеге вакыйга белән аларны миграция хезмәте белгечләре, ЗАГС бүлеге җитәкчесе һәм Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе җитәкчесе котлады.