2019 нчы елның 5 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә игезәкләр тууыны тантаналы рәсмиләштерү үткәрелде.
Җир йөзендә могҗизалар булмый, диләр. Ләкин илебезнең һәрбер почмагындагы бала тудыру бүлекләрендә минут саен яңа туган бәби тавышы яңгырый. Без горурланып: «Кеше туды!» – дип әйтәбез, бәбинең дөньяга аваз салуы- иң зур могҗизаларның берсе ул. Кеше туганда, күк йөзендә йолдызчык кабына. Шундый йолдызчыклар безнең күгебезне дә балкыттылар: яшь гаилә Валерий Николаевич һәм Гүзәл Тәлгать кызы Шамшуриннарның 2019 нчы елның 25 октябрендә кичке 19 сәг. 17 минутта беренче булып нәни кызлары Милана, бер минуттан соң Тимур уллары дөньяга килде. Яшь әти-әниләр күпбалалы гаиләгә әверелделәр.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе бәхетле әтигә нәниләрнең тәүге документларын – туу турында таныклыклар тапшырды һәм үзенең иң изге теләкләрен җиткерде: яшьләргә бәхет һәм шатлык, сәламәтлек һәм тигезлек теләде. Бала тууының әти-әни өчен шатлык кына түгел, ә аны тәрбияләүдә үзеңнән зур көч таләп итүен дә әйтеп үтте.
Соңгы игезәкләр 2018 нче елның декабрендә туганнар иде. Аларның да исемнәре Тимур һәм Милана!