ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 31 октябрендә Арча шәһәренең «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» паркында «Балага агач бүләк ит» яңа проекты кысаларында һәм 2019 елда туган арчалылар хөрмәтенә «Яңа туган балалар аллеясы»на нигез салынды.


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет! 2019 елның  ноябрь аенда Әлмәт шәһәрендә 174 бала дөньяга килде. Алар арасында 101  малай һәм 84 кыз. Баланың минималь авырлыгы 2200 гр. тәшкил иткән, ә максималь – 4680 гр. Иң яшь әни – 17 яшьлек, иң  өлкәне – 41 яшьтә, иң яшь әти – 20 яшьлек, ә иң өлкәненә – 61 яшь.

2019 елның октябрендә Бөгелмә районында 74 бала туган. Шуларның 41е малай һәм 33е кыз. Беренче балалар 33 гаиләдә, икенче бала – 25, өченче һәм аннан соңгы балалар – 16 гаиләдә туган. Бу айда 14 гаилә күпбалалы булган. Иң зур гәүдә авырлыгы – 4560 гр., иң кечкенәсе – 2095гр.

Гаилә кыйммәтләре-ул буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләр һәм традицияләр. Бу-хисләр, алар ярдәмендә ул нык була. 2019 елның 31 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда икеләтә бәйрәм.

«Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының оештыру комитеты Татарстан Республикасын 2019 елда конкурсның төбәк этабын югары дәрәҗәдә оештырганы өчен махсус Мактау дипломы белән билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Нугумановлар Фәрит һәм Фирдәвесләрнең «бриллиант туйларын» билгеләп үттеләр.

2019 елның 31 октябрендә, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда шәһәрнең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды. Халыклар бердәмлеге көне-патриотизм, үзара ярдәмләшү һәм барлык Россия халыкларының бердәмлеге бәйрәме.


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә, Дәүләт Кремль сараенда, «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында җиңүче гаиләләрне бүләкләү тантанасы булды. «Күп балалы гаилә» номинациясендә җиңү яулаган Әлмәт муниципаль районыннан Рөстәм һәм Лилия Даишевлар гаиләсе Татарстан Республикасын лаеклы тәкъдим итте.

Бүген, 2019 елның 10 октябрендә, Ирле-хатынлы Фатыйховлар котлаулар кабул итәләр. Моннан нәкъ 50 ел элек-1969 елның 10 октябрендә-алар гаилә корганнар!

2019 елның 30 октябрендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Ибатуллиннар, Баннициннар, Дашдамировлар  гаиләсендә туган сабыйларны тантаналы рәвештә теркәү үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International