Әлки район ЗАГСында бүген язылышкан пар үзенчәлекле киемнәре белән игътибарны җәлеп итте

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Әлки районында Базарлы Матактагы никахлашу залында бүген. Николай Тарынчев һәм Лилия Хәлиуллина язылыштылар. Түбән Кәчи егете Николайның да, Әхмәт авылы кызы Лилиянең дә бу икенче никахлары. Яшьләр үзенчәлекле киемнәре белән игътибарны җәлеп итте. Алар икесе дә джинс чалбардан, футболкадан. Лилиянең ак бөркәнчек-фатасы исә бүген бу пар өчен бик истәлекле көн булуын искәртеп тора.

«Без икебез дә бер мәртәбә бәйрәмчә туй киемнәреннән өйләнештек-кияүгә чыктык инде. Шуңа бүген ЗАГСка джинсыдан килергә булдык», – диләр алар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина яшьләрнең никахын законлы төстә теркәде, аларга тигез мәхәббәт, бәхет, сөенечле имин гаилә тормышы теләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International