Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə туй алды киңəшлəре бирү очрашуы үтте

2019 елның 9 ноябре, шимбә

2019 нчы елның 9 нчы ноябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə яшь парлар өчен туй алды киңəшлəре бирү очрашуы үтте.

ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре туй көненең кызыклы үзенчəлеклəре турында сөлəп үттелəр. Әлеге киңəшлəр яшьлəр өчен кирəкле һəм тантананы иркен, динамик рəвештə һəм маҗараларсыз үткəрергə ярдəм итəчəк. Нəкъменə шуның өчен ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре яшьлəргə тантананың һəр өлешен бүлеклə паңлаталар һəм Идарəде үзеңне тоту тəртибен җиткерəлəр.

Шулай ук никах теркəү таныклыгының форматы үзгəрү билгелəнеп үтте. Хəзерге көндə таныклык А4 форматында бастырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International