Район ЗАГС бүлегендә октябрьдә дөньяга килгән 9 бәби теркәлгән. Ә ел башыннан бирле 94 бала исеменә туу турында таныклык бирелгән. Узган айда 6 пар никахлашкан, елның ун аенда исә 76 гаилә төзелгән.
2019 елның 2 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә никахны теркәү тантанасы булып узды.
2019 елның 2 ноябрендә Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре «бергә-без бердәм!» яшь парларны бәйрәм белән котладылар.
Юбилярлар институтта Казан авиация институтының приборлар төзү факультетының 3 нче курс студентлары буларак таныштылар. Ир белән хатын хезмәт эшчәнлеген «Электроприбор» заводында инженерлар буларак бергә башлаган.
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 1 нче ноябрь көнне 4 нәнинең – Ранель, Кирилл, Айдар һәм Ренальнең тууы теркәлде. Ике бала гаиләдә - беренче, калганнары икенче һәм өченче булып тудылар.
Бала туу-ул һәрвакыт шатлык, бу көннән яңа тормыш башлана, тулы мәшәкатьләр, бер үк вакытта зур бәхет – ата-ана булу. Чистай район хастаханәсенен Перинаталь үзәгендә яшь әниләр Чистай ГХАТ бүлеге җитәкчесе Динара Җәләлова, Чистай район хастаханәсенең баш табибы Рәис Мостафин һәм педиатрия буенча баш табиб урынбасары Наталья Толкина белән очраштылар. Алар ата-аналарны җылы котладылар һәм аларга туу турында таныклык һәм истәлеккә сувенирлар тапшырдылар.
2019 нчы елның 1 нче ноябрендә Әгерҗедә 200 нче нәнинең тууы теркәлде. Ранэль исемле малай 18 нче октябрьдә, Рөстәм һәм Гөлнара Кадыровлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килде.
Октябрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 18 сабый теркәлде: 7-малай һәм 11 кыз. Шуларның 5 гаиләдә беренче бала, 7 – икенче, 3 – өченче, 1 –дүртенче, 2 – бишенче бала булып туган.
Һәркем өчен көз зур уңыш, яңа үзгәрешләр, тәүге һәм күркәм мизгелләр белән тиңдәшләнә. Яңа гына икенче һәм чираттагы тапкыр ана булган хатын-кызлар үзләренең «зур уңышлары» һәм яңа хис-тойгылары белән ГХАТ бүлегендә 1 ноябрьдә узган ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында уртаклаштылар. Әйтергә кирәк, бар аналар да көннәренең мәшәкатьле булуына кармастан, матур итеп, ясанып килгән иде.
Пенсия идарәсе начальнигы И.А.Большакова ата-аналарга дөрес куллануларын теләп сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Еркин Евгенийга улы туу сәбәпле туу турында таныклык тапшырды. Шулай ук Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Сафиуллов Р.Х. котлавын укыды hәм атага бүләк тапшырды.