Мамадыш әниләре ана капиталы сертификатлары рәвешендә көзге уңышларын җыйдылар

2019 елның 1 ноябре, җомга

Һәркем өчен көз зур уңыш, яңа үзгәрешләр, тәүге һәм күркәм  мизгелләр белән тиңдәшләнә. Яңа гына икенче һәм чираттагы тапкыр ана булган хатын-кызлар үзләренең «зур уңышлары» һәм яңа хис-тойгылары белән ГХАТ бүлегендә 1 ноябрьдә узган ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында уртаклаштылар. Әйтергә кирәк,  бар аналар да көннәренең мәшәкатьле булуына кармастан, матур итеп, ясанып килгән иде.

ГХАТ бүлегенең баш белгече Фәния Гаязова залда утыручы бәхетле 7 гаиләне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Алыштыргысыз «Семейные Страницы» мәглүмати җыентыгын тапшырды.

Россия Федерациясе Пенсия  идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе Шамил Хәсәнов сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсирләп сөйләде.

Әйтергә кирәк бу чарада сертификат алучыларның иң өлкәне Язилә Гарифуллина булды, ә иң яше булып Айгөл Халиуллова табылды.

Фәния Шамилевна ата-аналарга һәм бәйрәм кунакларына җылы теләкләрен җиткергәннән соң, барысында да истәлекле фотога чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International