Октябрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 18 сабый теркәлде

2019 елның 1 ноябре, җомга

Октябрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 18 сабый теркәлде: 7-малай һәм 11 кыз. Шуларның 5 гаиләдә  беренче бала, 7 – икенче, 3 –  өченче, 1 –дүртенче, 2 – бишенче бала булып туган.

Әти-әниләр балаларына Артур, Әнвәр, Ислам, Владислав, Самин, Тамерлан, Тимур, Дарина, Эсмира, Каролина, Аиза, Дарья, Рамина, Рияна, Ясминә, Зәйнәб, Милана дигән  матур исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага – 23 яшь, иң яшь әтигә  ­­22 яшь,  иң өлкән анага 40  һәм  иң өлкән әтигә  46 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 11 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр.  Иң яшь каләшкә 21, ә иң яшь кияүгә 22 яшь, иң олы кияүгә – 45, кәләшкә – 34 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International