2019 нчы елның 1 нче ноябрендә Әгерҗедә 200 нче нәнинең тууы теркәлде. Ранэль исемле малай 18 нче октябрьдә, Рөстәм һәм Гөлнара Кадыровлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килде.
«Ранэль бабасының туган көнендә дөньяга аваз салды! Бу – безнең өчен икеләтә бәйрәм! Көтеп алынган оныгыбыз! Мин бик бәхетле!», – диде Ранэльнең бабасы.
ЗАГС бүлеге залында тантаналы шартларда бәхетле әти- әниләрне бүлек җитәкчесе Гайфуллина Г.М. котлады, аларга бала туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Минниханов һәм Әгерҗе муниципаль районы башлыгы В.В. Макаров исеменнән открыткалар тапшырды.