Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

7 ноябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 9 яшь гражданга Россия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы узды. ГХАТ бүлеге белгечләре чарада катнашучылар өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, Татарстан АССР тарихы, шулай ук Бөек Ватан сугышы чорлары вакыйгалары турындагы сорауларны белү буенча викторина үткәрделәр. Иң яхшы белгечкә махсус бүләк тапшырылды.

Яшь бөгелмәлеләргә паспортларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы урынбасары Ирина Александровна Подгорнова һәм Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе штабы начальнигы Ринат Дусаев тапшырды.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченко балаларны паспорт алу белән котлады, «Гражданин» исемен горур йөртүләрен, үзләренең гражданлык бурычларын намус белән үтәүләрен, яхшы укуларын, үз халкы, бөек держава иминлеге өчен көч һәм сәләтләрен кызганмый эшләүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International