Яңа ел алдыннан Азнакай районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен төрле чаралар уткәрүне матур гадәткә әверелдерде. Менә быел да бу балаларны чакырып, чыршыны бизәүне , төрле тәм-томнар белән чәй эчү өстәлен оештырды.
2019 елда тулыланып килгән гаиләләр: Азалия, Альмира, Милана, Таһир һәм Диләрә дөньяга килгән. Ата-аналарны Россия Пенсия фондының Казан шәһәре Киров районы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Олеся Дьяченко котлады һәм аларга сертификат тапшырды.
Барлыгы 2019 елда ГХАТ бүлеге тантаналы шартларда 251 гаилә парын котлады. Шул саннан 201 пар ярты гасырлык чикне узды һәм алтын туйларын билгеләп үтте, 49 гаилә – бриллиант юбилярлар бергә 60 ел бергә гомер иттеләр һәм бер гаилә узып баручы елда 70 ел никахлашуга – таҗлы юбилейларын билгеләп үтте.
Аларны Җәлил шәһәр тибындагы поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.Ә. котлады, Сарман муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
2019 елның 25 декабрендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Кыш бабай һәм Кар кызы булдылар. Алар ГХАТ бүлеге хезмәткәрләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар, киләчәккә уңышлар теләделәр.
2019 елның 25 декаберь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 26 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Тимошенко Владислав Петр улы һәм Гүзәлия Зөфәр кызы гайләсендэ булды.Балаларга матур Эльза һәм Диана исеме кушылды.
Роман һәм Эльвира Александровлар гаиләсендә икенче бала дөньяга килде. Кыз балага - Полина дип исем кушалар. ГХАТ бүлеге баш белгече Л.Х. Хәбирова бәхетле әти - әниләргә сабыйның беренче төп документын-туу турында таныклыкны тапшырды.
2019 елның 21 декабренда Мөслим ГХАТ бүлегендә 150нче бала теркәлде! Расил һәм Гүзәл Мифтаховлар гаиләсендә көтеп алган беренче кызлары туды. Бәхетле әти-әни бәләкәчкә Әмирә дип матур исем куштылар. Әлеге исемнең мәгънәсе «боерык бирүче, патшабикә» дигәнне аңлата.
60, 50 ел элек өйләнешкән 8 пар Мендельсон маршы астында тантаналы рәвештә теркәлү залына керде. Алар зур тормыш юлы, вакыт белән сыналган мәхәббәт. Һәр парның мәхәббәт тарихы уникаль, ул бәхет, җылылык һәм наз белән тулы.
Урта Аты авыл җирлегендә алтын туйларын билгеләп үтүче Минзяновлар Марат Абдуллович һәм Зөлфирә Галиулловна алтын туйларын билгеләп үттеләр. Әлеге истәлекле дата белән гаиләне котларга Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Батталова Р. Х. килде. Юбилярлар ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куйдылар, танышу һәм гаилә кору турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.