Казан шәһәре Киров районының биш әнисенә тантаналы шартларда ана капиталы сертификатлары тапшырылды

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елда тулыланып килгән гаиләләр: Азалия, Альмира, Милана, Таһир һәм Диләрә дөньяга килгән.

Ата-аналарны Россия Пенсия фондының Казан шәһәре Киров районы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Олеся Дьяченко котлады һәм аларга сертификат тапшырды. Шулай ук ул «балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» гы Федераль закон нигезендә ана капиталы гаиләнең торак шартларын яхшыртуга, балаларның белем алуына яки әниләрнең пенсия тупланмаларына тотылачак, дип сөйләде.

ГХАТ бүлеге хезмәткәре ата-аналарга һәр баланың исеменең әһәмияте һәм килеп чыгышы турында сөйләде һәм ата-аналарны якынлашып килүче 2020 нче ел белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International