26 декабрь көнне Сарман районы Җәлил шәһәр тибындагы поселогында тормыш итүче Әнәс Миргалим улы һәм Алсу Мәрвәр кызы Алтын туйларын билгеләп үттеләр

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Аларны  Җәлил шәһәр тибындагы   поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.Ә. котлады, Сарман муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Шулай ук котлауларга Җәлил поселогы Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Гарифуллина Г. И., НГДУ «Җәлильнефть» профком рәисе Филимонов В. Н., НГДУ ветераннар советы рәисе Харисов Р.А., 6 нчы «Теремок» балалар бакчасы мөдире Гильманова Ф. А. һәм Талибуллина Д. Х. кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International