Барлыгы 2019 елда ГХАТ бүлеге тантаналы шартларда 251 гаилә парын котлады. Шул саннан 201 пар ярты гасырлык чикне узды һәм алтын туйларын билгеләп үтте, 49 гаилә – бриллиант юбилярлар бергә 60 ел бергә гомер иттеләр һәм бер гаилә узып баручы елда 70 ел никахлашуга – таҗлы юбилейларын билгеләп үтте.
Казанда 50, 60 һәм 70 ел бергә яшәгән гаилә парларын хөрмәтләү традициясе 2000 елда барлыкка килде һәм хәзерге вакытта дәвам итә. Ай саен шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә хезмәткәрләр ярты гасыр элек ЗАГС бусагасын атлап кергән һәм язмышларын бәйләгән казанлылар өчен Тантаналар үткәрә. Шундый «яшь парларга» Казан шәһәре мэры Илсур Рәис улы Метшинның акчалата бүләге һәм котлау хаты тапшырыла.