Юбилярларны котлау

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Урта Аты авыл җирлегендә алтын туйларын билгеләп үтүче Минзяновлар Марат Абдуллович һәм Зөлфирә Галиулловна алтын туйларын билгеләп үттеләр. Әлеге истәлекле дата белән гаиләне котларга Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Батталова Р. Х. килде. Юбилярлар ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куйдылар, танышу һәм гаилә кору турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.

Резедә Хатиповна район башлыгы Нуриев И. Г. исеменнән котлау адресы, авыл җирлеге һәм ЗАГС бүлеге исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International