2019 елның 25 декаберь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 26 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Тимошенко Владислав Петр улы һәм Гүзәлия Зөфәр кызы гайләсендэ булды.Балаларга матур Эльза һәм Диана исеме кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап балаларның беренче дәүләт документларын – туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.
Балалар сәламәт һәм бәхетле булсыннар. Гаилә иминлеге, муллык, тынычлык, уңышлар, һәм сабырлык телибез.