Роман һәм Эльвира Александровлар гаиләсендә икенче бала дөньяга килде. Кыз балага - Полина дип исем кушалар. ГХАТ бүлеге баш белгече Л.Х. Хәбирова бәхетле әти - әниләргә сабыйның беренче төп документын-туу турында таныклыкны тапшырды. Ата-аналарны һәм туганнарны шатлыклы вакыйга белән котладылар һәм балаларны тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.