Ә хыяллар тормышка аша...

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел алдыннан Азнакай районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен төрле чаралар уткәрүне матур гадәткә әверелдерде. Менә  быел да бу балаларны чакырып, чыршыны бизәүне , төрле тәм-томнар  белән   чәй эчү өстәлен оештырды.

Кыш бабай белән Кар кызын хыялланып көткән балаларга әлбәттә, аларның килеп керүе зур могҗиза кебек булды. Рәхәтләнеп үзләренең шигырьләрен сөйләделәр. Ә  Кыш бабай  бүлек хезмәткәрләре әзерләгән бүләкләрне таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International