2019 елның 25 декабрендә «Казан» гаилә Үзәгендә «бриллиант» һәм «алтын» юбилярларны котлау тантанасы узды

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

60, 50 ел элек өйләнешкән 8 пар Мендельсон маршы астында тантаналы рәвештә теркәлү залына керде. Алар зур тормыш юлы, вакыт белән сыналган мәхәббәт. Һәр парның мәхәббәт тарихы уникаль, ул бәхет, җылылык һәм наз белән тулы.

Бу истәлекле көнне Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды. Юбилярлар «Казан» гаилә Үзәгенең Мактау китабына кул куйдылар, бер-берсе белән озын гаилә тормышының серләре белән уртаклаштылар. Туганнары, якыннары, балалары һәм оныклары әти-әниләрен котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International