1 гыйнварда 7 сәгать 10 минутта Кайбыч районында Яңа елның беренче баласы Алеся Габделхаева дөньяга килде. Колаңгыда яшәүче Светлана һәм Руслан Абдулхаевлар өчен, бу иң кадерле һәм көтеп алынган яңа ел бүләге иде.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 2020 нче елның 1 нче гыйнварында Түбән Кама шәһәрендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан туган беренче баланы теркәделәр.
Иң тылсымлы бәйрәм – Яңа ел алдыннан Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе узып баручы елның иң якты вакыйгасы турында сөйләргә теләделәр. Быел Ивановлар гаиләсе үзләренең «алсу» туйларын - 10 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Баулы муниципаль районының ГХАТ бүлегендә узып баручы елның соңгы парларың никахлары теркәлде. Айрат Ринад улы һәм Флюра Флюр кызы 3 ел элек нәкъ Яңа ел бәйрәме алдыннан танышкан булганнар.
Декабрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 21 сабый теркәлде:13 малай һәм 8 кыз. Шуларның 7 се гаиләдә беренче бала, 9 – икенче, 5 - өченче бала булып туган.
Кадерле дуслар!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллективы Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итә!
2019 елның 30 декабрендә, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә иң яхшы хезмәткәрне билгеләү буенча ел саен үткәрелә торган һөнәри бәйге тәмамланды.
Бу көнне Балтач районы Сырья авылы егете Роман Никитин һәм Чепья авылы кызы Алина Иванова парлы гаилә юлына аяк бастылар. ГХАТ хезмәткәрләре яшьләрне котлап беренче документлары – язылышу турындагы таныклыкны тапшыргач, сүз котлау өчен яшь гаиләнен шатлыкларын уртаклашырга дип жыелган әти-әниләре, дуслары, хезмәттәшләре, якыннарына бирелде.
«Ныклы гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре «рубин» туйларын билгеләп үтүче Абдуллиннарны котладылар.
2019 елның декабрь аенда Мөслим муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яңа туган 16 сабый теркәлде, ел башыннан алар – 153. Алар арасында өч һәм хәтта дүртенче балалары туган 67 гаилә дә бар. Бу чынлап та нык, тату гаиләләр, аларда бала туу зур шатлык һәм көтеп алынган могҗиза булып тора.