Бу көнне Балтач районы Сырья авылы егете Роман Никитин һәм Чепья авылы кызы Алина Иванова парлы гаилә юлына аяк бастылар. ГХАТ хезмәткәрләре яшьләрне котлап беренче документлары – язылышу турындагы таныклыкны тапшыргач, сүз котлау өчен яшь гаиләнен шатлыкларын уртаклашырга дип жыелган әти-әниләре, дуслары, хезмәттәшләре, якыннарына бирелде. Роман һәм Алинә районыбызның танылган спортчылары – алар район һәм республика күләмендә уздырылган чангы ярышларының күпсанлы җинүчеләре. Укуларын тәмамлагач та яраткан шөгыйлләренә хыянәт итмичә яраткан эшләрен дәвам иттеләр: икеседә районыбызда тренер булып эшлиләр.
Узып киткән 2019 елның язылышкан сонгы пары буларак аларга район елка бәйрәмендә истәлекле бүләк тапшырылды.