Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ивановлар гаиләсенең «алсу» туйлары узды

2019 елның 31 декабре, сишәмбе

Иң тылсымлы бәйрәм – Яңа ел алдыннан Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе узып баручы елның иң якты вакыйгасы турында сөйләргә теләделәр. Быел Ивановлар гаиләсе үзләренең «алсу» туйларын - 10 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Денис Владимирович – бизнесмен. Венера Максутовна – телетапшырулар алып баручы, «Пиар Плюс» реклама агентлыгы генераль директоры һәм Татарстан территориясендә «Россиянең бриллиант кәләше» Бөтенроссия конкурсының рәсми вәкиле. Ивановларны котларга иң якын туганнары һәм дуслары килде. Алар арасында «Татарстанның Бриллиант кәләше» Бөтенроссия конкурсында катнашучылар да бар иде. Кунаклар өчен шәһәрнең танылган музыканты Анна Катаеваның чыгышлары һәм зур Пандадагы курчак тамашасы сюрприз булды.

Әлеге бәхетле гаиләдә һәрвакыт мәхәббәт һәм кайгырту, хөрмәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрә. Бу атмосфера сезнең гаиләдә һәрвакыт саклансын дип телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International