Декабрь аенда Баулыда 13 малай, 8 кыз бала туды

2019 елның 31 декабре, сишәмбе

Декабрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 21 сабый теркәлде:13 малай һәм 8 кыз. Шуларның 7 се гаиләдә  беренче бала, 9 – икенче, 5 -  өченче  бала булып туган. Әти-әниләр балаларына Айдар, Александр, Аслан, Данила, Глеб, Идрис, Кәрим,  Радель, Реналь, Радмир , Тимур, Мәликә, Алиана, Валентина, Азалия, Әмирә, Дилә, Ясмина, Рената дигән  матур исемнәр бирделәр.

Иң яшь әти-әнигә – 18 яшь, иң өлкән анага 40  һәм  иң өлкән әтигә  45 яшь.Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 13 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр.  Иң яшь каләш белән кияүгә 21 яшь, иң олы кияүгә – 52, кәләшкә – 51 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International