1 гыйнварда 7 сәгать 10 минутта Кайбыч районында Яңа елның беренче баласы Алеся Габделхаева дөньяга килде. Колаңгыда яшәүче Светлана һәм Руслан Абдулхаевлар өчен, бу иң кадерле һәм көтеп алынган яңа ел бүләге иде.
Алеся – гаиләдә өченче бала, һәм, әйтергә кирәк, райондагы демографик хәлне яхшырту хәбәрчесе дә. Районда кабул ителгән карар нигезендә, 2020 елда районда яшәү һәм эшләү шарты үтәлгән әти-әниләргә беренче һәм икенче бала туганда матди ярдәм чарасы буларак, 5 мең сумлык сертификат каралган, өченче балага – балалар коляскасы бүләккә тапшырыла, ә дүртенче һәм аннан да күбрәк туган балага – 20 мең сумлык сертификат тапшырылачак.