2019 елның декабрь аенда Мөслим муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яңа туган 16 сабый теркәлде, ел башыннан алар – 153. Алар арасында өч һәм хәтта дүртенче балалары туган 67 гаилә дә бар. Бу чынлап та нык, тату гаиләләр, аларда бала туу зур шатлык һәм көтеп алынган могҗиза булып тора.
Мөслим авылындагы Рамил һәм Фәридә Мостаевлар гаиләсендә дүртенче бала Саидә туды. Насировлар, Гомәровлар, Каюмовлар, Виноградовлар һәм Котковлар гаиләләрендә өченче бала дөньяга килде. Мөслимебездә күп балалы гаиләләр арта бара, димәк, район яши һәм үсә.
ГХАТ бүлеге белгечләре чын күңелдән әти-әниләрне яңа гаилә әгъзалары барлыкка килү белән котладылар, сабыйларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләделәр, сабыйларның беренче документын – туу турында таныклык тапшырдылар.