«Казан» Гаилә үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан беренче яшь парлары – Илшат һәм Инзилә Әһлиуллиннарның никахларын теркәү тантанасы узды.
3 гыйнвар, язылышу көнендә, яшь парларны Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы котлады, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлекле билге һәм бүләкләр тапшырды.
2020 елның 3 гыйнварында, Татарстан АССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, Азнакай муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның беренче пары никахын тантаналы рәвештә теркәделәр.
3 гыйнварда Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасында 2020 елгы юбилейлы 100 бала туган. Яңа туган сабый-улы Тамерлан, Эдуард һәм Лилия Мухутдиновлар гаиләсендә беренче бала.Ул 4110 гр авырлыктагы чын батыр булып туа. үсеш 56 сантиметр.
3 гыйнвар көнне яшь парлар – Гөлинэ һәм Рифат Низаметдиновлар үзләренең монәсәбәтләрен рәсмиләштерделәр. Аларны район башлыгынның урынбасары Рәвия Каримуллина һәм Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәриповлар тәбрикләде.
Кечкенә питрәчле 2020 елның 3 гыйнварында туган. Аның әти-әнисе малайның беренче документын – туу турында таныклык алды. Бар да тантаналы шартларда узды.
2020 ел – Республикабыз тарихы өчен мөһим вакыйгаларга бәйләнгән ел. Чөнки быел ТАССР төзелүгә 100 ел билгеләп үтелә. 2020 елда Республика һәм район күләмендә узучы барлык чаралар шушы матур дата белән үрелеп барачак. Беренче һәм 100нче парларны, быел теркәлгән беренче һәм 100нче балаларны шушы чара хөрмәтеннән бүләкләү, тәбрикләү планлаштырыла.
Район ГХАТ бүлегендә узган елда 103 яңа туган баланы теркәгәннәр. Ел буена бүлектә 94 пар язылышкан, әмма, ни аяныч, 43 гаилә таркалган. Тагын бер күңелсез сан – 255 райондашыбыз арабыздан киткән.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге 2019 нче елга нәтиҗәләр ясады һәм районның демографик хәлен бәяләде. Уткән елда барлыгы 1177 гражданлык хэле акты төзелгән. Туу турында 283 акт теркәлгән. Шуларның 141-е малай булса, 142-се кыз бала.
Менә яңа, 2020 ел – яңа иң яшерен һәм акылсыз теләкләр елы да килеп җитте, алар һичшиксез чынга ашачак. Рубин Магданов һәм Айгөл Нурхамәтова өчен 1 гыйнварда никах теркәү гадәти булмаган теләк булды!