Питрәч районда яңа елда беренче туган бала теркәлде

2020 елның 3 гыйнвары, җомга

Кечкенә питрәчле 2020 елның 3 гыйнварында туган. Аның әти-әнисе малайның беренче документын – туу турында таныклык алды. Бар да тантаналы шартларда узды.

Гавриловлар гаиләсендә инде ике бала: Станиславка биш, Владиславка өч яшь. Кече улын Никита дип атаганнар. Күп балалы ата-ананы район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин котлады һәм бүләкләр тапшырды.
«Улыгызның республика һәм район өчен әһәмиятле булган ел башында тууы символик мәгънәгә ия. Быел без ТАССРның 100 еллыгын һәм Питрәч районының 90 еллыгын билгеләп үтәбез. Без аның үз иленең лаеклы гражданы булуына ышанабыз. Аңа һәм сезнең гаиләгезгә иминлек, сезгә сәламәтлек һәм бәхет телибез!» – дип билгеләп үтте Альберт Валерьевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International