Әлки районы ГХАТ бүлегендә 2019 елда 103 бала теркәлгән

2020 елның 2 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район ГХАТ бүлегендә узган елда 103 яңа туган баланы теркәгәннәр. Ел буена бүлектә 94 пар язылышкан, әмма, ни аяныч, 43 гаилә таркалган. Тагын бер күңелсез сан – 255 райондашыбыз арабыздан киткән.

Ә узган елның декабрендә ГХАТ бүлегендә туу турында 3 таныклык бирелгән, 12 парның законлы никахы теркәлгән. Елның соңгы аенда 3 пар аерылышкан, 17 кеше үлгән.Чагыштыру өчен: 2018 елда район ГХАТ бүлегендә 133 бала теркәлгән булган, 79 пар өйләнешкән, ел дәвамында 44 гаилә араларын өзгән, 293 вафат булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International