«Казан» Гаилә үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан беренче яшь парлары – Илшат һәм Инзилә Әһлиуллиннарның никахларын теркәү тантанасы узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина яшь парны җылы котлады һәм аларга истәлекле бүләк тапшырды.