Мамадыш районы ГХАТ бүлеге 2019 нче елга нәтиҗәләр ясады һәм районның демографик хәлен бәяләде

2020 елның 1 гыйнвары, чәршәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге 2019 нче елга нәтиҗәләр ясады һәм районның демографик хәлен бәяләде. Уткән елда барлыгы 1177 гражданлык хэле акты төзелгән. Туу турында 283 акт теркәлгән. Шуларның 141-е малай булса, 142-се кыз бала.

2019 нче ел Мамадыш районына 198 яшь гаилә бүләк иткән, гадәттәгечә язылышучыларга иң бай ай – август. Ләкин үткән ел «кызу» декабрь ае белән дә истә калачак. Елның 24 пары гаилә корырга кышның беренче аен сайлады.

2019 нчы ел нәтиҗәләре буенча аерылу турында 82 акт теркәлгән. Әйтергә кирәк, бу сан 2018 нче ел белән чагыштырганда 19% ка кимегән. Бу, әлбәттә, сөендерә торган сан.

Үлү турында 557 акт теркәлгән. Ир-атлар саны 285 булса, хатын-кызлар саны 272. Улем очраклары да 2018 нче ел белән чагыштырганда 12% ка азрак теркәлгән. Бу сан, шулай ук, яхшы хәбәрләр рәтендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International