Мөслим районында 2020 елның беренче пары теркәлде

2020 елның 3 гыйнвары, җомга

2020 ел – Республикабыз тарихы өчен мөһим вакыйгаларга бәйләнгән ел. Чөнки быел ТАССР төзелүгә 100 ел билгеләп үтелә. 2020 елда Республика һәм район күләмендә узучы барлык чаралар шушы матур дата белән үрелеп барачак. Беренче һәм 100нче парларны, быел теркәлгән беренче һәм 100нче балаларны шушы чара хөрмәтеннән бүләкләү, тәбрикләү планлаштырыла.

2020 елнын 3 гыйнварында Мөслим муниципаль районы Башкарама комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан беренче пар тантаналы рәвештә тәбрикләп, «ТАССР төзелугә 100 ел» дип аталган мактау билгесе тапшырылды. Рамиль һәм Гузәл Шәфигуллиннарны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бадретдинова Марина Ранас кызы котлап, мактау билгесе белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International