2020 елның 3 гыйнварында, Татарстан АССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, Азнакай муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның беренче пары никахын тантаналы рәвештә теркәделәр.
Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов шәһәрнең яңа гаиләсе Габдуллиннарны котлады. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән котлау хаты һәм бүләкләр, шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлекле билге тапшырды. Бу котлауларга әти-әниләре, туганнары һәм дуслары да кушылды.