3 гыйнвар көнне яшь парлар – Гөлинэ һәм Рифат Низаметдиновлар үзләренең монәсәбәтләрен рәсмиләштерделәр. Аларны район башлыгынның урынбасары Рәвия Каримуллина һәм Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәриповлар тәбрикләде.
Яшь гаиләгә «ТАССРга 100 ел» истәлек билгесе, Кукмара районының башлыгы Сергей Димитриев исеменнән «Рәхмәт хаты», кибеткә сертификат, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.