Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса. Бер уйласан, Иске ел киченнән Яна ел таңына бер адым һәм менә шул бер адымда- эйтеп бетергесез ометләр белән тулы киләчәк.
Районда Демография аксый, балалар аз туа, шуңа да район башкарма комитеты һәм советы хезмәткәрләре катнашында, язучы һәм драматург Рәзил Вәлиевның «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» спектакленә нигезләнеп әзерләнгән тамаша да нәкъ шул темага багышланган иде.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге өчен декабрь ае язылышу тантаналарына бик тыгыз булды. Әйтергә кирәк, Яңа Ел алдыннан үтүче тантаналар аерым бер бәйрәм һәм энергетика белән сугарылган.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге коллективы биналарны һәм аның территориясен яңа елга бизәү бәйгесенең «кече бюджет предприятияләре» номинациясендә 2 нче урынга лаек булды. ГХАТ булеге житәкчесе Ландыш Шәйхетдиновага котлауларны һәм Рәхмәт хатын Боз сараенда узган тантанада тапшырдылар.
Яңа ел – тылсымлы бәйрәм, күпчелек кешеләрнең иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Туй – һәр кешенең тормышында иң мөһим, дулкынландыргыч вакыйга. Яңа ел алды көннәрендә Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда бәхетле 26 пар үзләренең гаилә берлекләрен теркәделәр, ә Әхмәтовлар Рифат һәм Алинә 2019 елда 1200 пар булдылар.
2019 елның 28 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Гребешковлар гаиләсен беренче балалары туу белән котладылар.
2019 елның 28 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә яшь парлар өчен «гаилә чыршысын яса»дигән яңа ел акциясе тәмамланды.
28 декабрьдә Буа шәһәре ГХАТ бүлеге агымдагы елны 218 номерлы язылышу никах тантанасын төркәде. 26 яшьлек Айнур Хәбибуллин һәм 21 яшьлек Айсылу Юнусова быелгы ел тарихына соңгы пары булып керделәр.
Азнакай районының Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә Рәсим Галим улы һәм Рәмзия Тимер кызы Латыйповлар гаиләсен юбилей белән тантаналы рәвештә котладылар. 2019 елның декабреннән башлап мәхәббәт һәм татулыкта яшәүче бәхетле пар бергә гомер итүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр. Бергә ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, җиде оныкларына һәм ике оныкчыкларына сөенеп яшиләр.
2019 елның 27 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү Комиссиясе утырышында доклад белән чыгыш ясады.