Әлмәт шәһәрендә 2019 елның яңа гаиләләр

2019 елның 28 декабре, шимбә

Яңа ел – тылсымлы бәйрәм, күпчелек кешеләрнең иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Туй – һәр кешенең тормышында иң мөһим, дулкынландыргыч вакыйга.

Яңа ел алды көннәрендә Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда бәхетле 26 пар үзләренең гаилә берлекләрен теркәделәр, ә Әхмәтовлар Рифат һәм Алинә 2019 елда 1200 пар булдылар. Әлмәт шәһәрендә узып баручы елда яңа өйләнешүчеләр саны 1212гә җитте.

ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парларны истәлекле вакыйга – гаилә кору һәм якынлашып килүче 2020 нче ел белән котлыйлар. Бәхетле булыгыз, бер-берегезне яратыгыз, кадерләгез һәм хисләрегезне саклагыз. Гаилә бәхетегез мәхәббәт һәм наз белән тулып торсын. Һәм сезнең йортыгыз балалар көлүе белән тулсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International