Мамадыш районы ГХАТ бүлеге өчен декабрь ае язылышу тантаналарына бик тыгыз булды.
Әйтергә кирәк, Яңа Ел алдыннан үтүче тантаналар аерым бер бәйрәм һәм энергетика белән сугарылган. Шул форсаттан, Мамадыш ГХАТ бүлеге яшь кияү һәм кәләшләр өчен бәйрәм күчтәнәче әзерләде. Аларның һәрберсенә махсус заказ белән ясатылган парларның исемнәре һәм туй көннәре бастырылган чыршы уенчыгы бүләк ителде.
Әлбәттә, яшь гаиләләргә бу бүләк бик ошады. Ел саен куелачак чыршыга әлеге исемле уенчык иң беренче эленеп, гаилә юлының башлангыч символы булып торачак, дип белдерделәр.