Мамадыш районы ГХАТ бүлеге коллективы биналарны һәм аның территориясен яңа елга бизәү бәйгесенең кече бюджет предприятияләре арасында булган номинациядә 2-нче урын алды

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге коллективы биналарны һәм аның территориясен яңа елга бизәү бәйгесенең «кече бюджет предприятияләре» номинациясендә 2 нче урынга лаек булды. ГХАТ булеге житәкчесе Ландыш Шәйхетдиновага котлауларны һәм Рәхмәт хатын Боз сараенда узган тантанада тапшырдылар.  

Ел саен клиентарны һәм барлык үтеп баручыларны булек хезмәткәрләре куллары белән ясалган матур кар сыннары каршы ала. Быелгы кар сыннары да куз явы алырлык булды. 2020-нче ел хужалары парлы тычканнар Микки һәм Минни бүлек клиентларына, үтеп баручыларга кайнар мәхәббәт теләп торалар. «Золушка» мультипликацион фильмы геройлары бина тирәсен әйләндереп әкияти мөхит тудырдылар.

ТАССРның 100-еллыгына багышланган почмак ерактан ук патритотик рух тудырып, әйләнә-тирәне бәйрәм төсмере белән сугарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International