28 декабрьдә Буа шәһәре ГХАТ бүлеге агымдагы елны 218 номерлы язылышу никах тантанасын төркәде. 26 яшьлек Айнур Хәбибуллин һәм 21 яшьлек Айсылу Юнусова быелгы ел тарихына соңгы пары булып керделәр.
Яшь парларны район җитәкчесе Ранис Камартдинов котлап, район исеменнән истәлекле бүләк тапшырды һәм үзенең җылы сүзләрен җиткерде.