Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса. Бер уйласан, Иске ел киченнән Яна ел таңына бер адым һәм менә шул бер адымда- эйтеп бетергесез ометләр белән тулы киләчәк.
Нәкъ менә хәзер игелекле эшләр белән шөгыльләнергә вакыт. Балалар күзләрендә ихлас шатлык күрү, чын игелекле эш башкару – зур бәхет ул.
Әлмәт муниципаль районында ел саен авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм йөзеннән Яңа ел алды хәйрия акциясе үткәрелә. Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе җитәкчесе Әмирова Г.Р., гадәттәгечә, әлеге акциядә катнашты, балаларга могҗизага ышану мөмкинлеге бүләк итте. Яңа Кәшер авылыннан Ибраһимов Әмир бүген үзе өчен генә түгел, сеңелләре Рания һәм Мәрьям өчен дә бүләкләр алды.
Яңа ел котлы булсын! Ул сезнең йортка иминлек һәм бәхет, уңышлар һәм сәламәтлек алып килсен. Бу ел бик күп мөмкинлекләр, бәхетле очраклар һәм яхшы мизгелләр бүләк итсен.