Баулы муниципаль районының ГХАТ бүлегендә узып баручы елның соңгы парларың никахлары теркәлде. Айрат Ринад улы һәм Флюра Флюр кызы 3 ел элек нәкъ Яңа ел бәйрәме алдыннан танышкан булганнар. Шул сәбәпле никах теркәүне да шушы көнгә туры китереп 31 декабрь көнне язылыштылар.
Үтеп баручы 2019 елда гаилә корган 141 парның һәрберсенә бәхет, сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез!